Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яхшы эшләр хәтердән җуелмый

Район территориясендә 60тан артык торак пункт бар. Аларның һәркайсының үз йөзе, үз характеры, үзенең күп буыннар тарихы һәм кешеләр язмышы бар.

Урта Девятовода 500ләп кеше яши, һәр кешенең нәселен җиде буынга кадәр беләләр. Монда кешене аның эшләре буенча хөкем итәләр, матур сүзләр белән берәүне дә алдап булмый. Һәр тиеннең кадерен белгән хезмәт кешеләре бер хуҗалыкта эшлиләр, бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр, табын янына җыелып үткәннәрне һәм авыл өчен күп эшләгән кешеләрне искә алалар. Авыл мәдәният йортында авыл мәдәни тормышының фототарихын җыялар һәм кадерләп саклыйлар, һәр кешенең хезмәтен хәтерлиләр һәм үз якташлары белән горурланалар.

Смолдеяровода туган Мария Башаринаны Урта Девятовога ире алып кайта. Ул башта совхозда бухгалтер булып эшли, югары белемле белгеч килгәч ашханәгә күчә. Авыл Советы рәисе Виктор Иванович Демидов үткен хатынны күрә һәм аны авыл клубына җитәкчелек итәргә чакыра. Кешеләрне таный белгән В.Демидов бу юлы да ялгышмый. 15 ел дәвамында авылның мәдәни тормышын оештыру М.Башарина өстендә була һәм ул аны уңышлы башкара. Ул чактагы мәдәният бүлеге мөдире Нина Ивановна Саушина эшли башлаган клуб директорын тәҗрибә туплау өчен Казанга курсларга, якындагы мәдәният йортларына җибәрә. Ул чакларда сәнгать җитәкчесе турында хыялланалар гына, ә аппаратурадан радиола гына була. Әмма моннан чыгу юлын табалар: Алексей Иванович Демидов ярдәмендә Казан милиция мәктәбе үзешчән артистларын чакыра башлыйлар. Яшь курсантлар концертларын җылы кабул итәләр.

Гармунчы, җырчы, оештыручы сәләтенә ия Владимир Курмышкин сәнгать җитәкчесе булып килгәч эш җиңеләя һәм кызыклы була. Ул озак вакытлар "Сударушка" ансамбленә җитәкчелек итә. Рус җырларын яратучылар сабантуйларда, каравонда, мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясыйлар. "Сударушка" ветераннары арасында совхозның элекке баш икътисадчысы Раиса Никитина, терлекче Раиса Пшеничникова, совхоз эшчесе Анна Силантьева һәм башкалар бар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның күбесе хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган хөрмәтле кешеләр. Ансамбльгә йөрүче Екатерина Платонова 40 елдан артык совхозда сыер савучы булып эшләгән, "Хезмәттәге батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Тракторчы Павел Сарбаевның да хезмәт стажы шул кадәр, шундый ук бүләге дә бар. Ә якташлары аны оста гармунчы буларак та беләләр. Вакыты белән өч гармунчы бергә уйный: Павел Сарбаев, Владимир Курмышкин һәм Алексей Демидов. Үзешчән сәнгать ветераннарына алмашка яшьләр килә. Мәсәлән, Виктор Демидов - "Урта Девятово" ЧҖҖ җитәкчесе Юрий Викторович улы - гитарага кушылып матур җырлый, ул якташларын гына түгел, район үзәгендә яшәүчеләрне дә үз моңы белән әсир итте.

Авыл мәдәният йорты мөдире Ольга Демидова (рәсемдә уңда) фотоальбомнар күрсәтә, үткән еллар вакыйгаларын искә төшерә. Бу авыл күп яктан Демидовлар династиясенә бурычлы. Заманча авыл мәдәният йорты төзелеше, аны һәм мәктәпне капиталь ремонтлау, балалар бакчасына яңа мебель алу, чишмә төзекләндерү - болар һәм башка күп эшләр Алексей Иванович Демидов инициативасы һәм ярдәме белән эшләнгән. Авыл халкы еш кына аның улына - хәзер Алексеевскида яшәүче Алексейга мөрәҗәгать итә. Авыл мәдәният йортында үткән барлык чараларга "Урта Девятово" ЧҖҖ иганәчелек итә. Монда һәр кешене хәтерлиләр һәм яхшы мөнәсәбәт күрсәтәләр. Шушы араларда авыл халкы мәдәният йортына Урта Девятовоның беренче китапханәчесе, быел 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Елена Карандина (рәсемдә сулда) белән очрашуга килде. Шагыйрә, җырчы, кул эшләре остасы, төшенкелеккә бирешмәүче, шат чырайлы, көчле хатын - авыл халкы аны шулай хәтерли. Җиңел булмаган юл үтеп тә ул тормыш ямен югалтмаган, элеккечә, яшь чагындагы кебек бар кешене үзенә карата. Мәдәният йортында аның эшләре күргәзмәсе оештырылды, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.

Зур өстәл янына җыелган күптәнге дуслар 70-80нче елларны искә алып сөйләштеләр. Урта девятоволылар үткәннәрне бераз идеальләштереп авылдашлары, совхоз җитәкчеләре, тормыш юлын бергә үткәннәр турында һәм туган җирдә үз эзләрен калдырган кешеләр хакында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СДК встреча Ср.Девятово