Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Эстрада йолдызы лаешлы тамашачылар өчен җырлады

Якты йолдыз кебек Салават Фәтхетдинов район мәдәният йорты сәхнәсен яктыртты. Салават Фәтхетдиновның моңлы җырлары АКШта, Финляндия, Чехия, Төркия һәм башка илләрдә яңгырады. Аның чыгышын безнең районда да түземсезләнеп көттеләр. Үз кумирларының җанга якын тавышын ишетү өчен Лаеш, Имәнкискә, Урта Девятово, Пәрәү, Хәерби һәм башка авылларда яшәүчеләр килгән. Тамашачылар шулкадәр күп...

Якты йолдыз кебек Салават Фәтхетдинов район мәдәният йорты сәхнәсен яктыртты.

Салават Фәтхетдиновның моңлы җырлары АКШта, Финляндия, Чехия, Төркия һәм башка илләрдә яңгырады. Аның чыгышын безнең районда да түземсезләнеп көттеләр. Үз кумирларының җанга якын тавышын ишетү өчен Лаеш, Имәнкискә, Урта Девятово, Пәрәү, Хәерби һәм башка авылларда яшәүчеләр килгән. Тамашачылар шулкадәр күп иде ки, концертны оештыручыларга өстәмә урындыклар куярга туры килде.

Атаклы артист башкаруындагы җырлар матурлыгы һәм гармониясе белән җәлеп итә. Танылган артист чыгышы юмористик хикәяләр, уен-көлке белән үрелеп барды. Залдан әледән-әле көлү тавышлары, алкышлар ишетелеп торды. Татарстанның халык артисты, Россиянең, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Салават Фәтхетдинов җитәкләгән иҗат төркеме тамашачыларга өч сәгать дәвамында яхшы музыка, җырлар, аралашу бүләк итте. Салават Зәкиевич иҗатын яратучылар чәчәкләр белән сәхнәгә бер генә чыкмады. Концерттан соң Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев артистларга чыгышлары өчен рәхмәт әйтте, алар иҗатын югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево РДК концерт

2
X