Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Гореф-гадәтләребез

Авылны яраткан кешеләр барында ул яши һәм чәчәк ата Урта Девятово авылында үткән Чишмә бәйрәме быел масштаблы булуы белән аерылды. Аны үткәрү урыны ук ялга һәм тынлыкка этәрә. Урман, күл, җиләкле алан, төрле үлән исләре килгән һава һәм авылның истәлекле урыны - саф сулы чишмә. Бу авыл җирлеге үзгәрә. Мәсәлән,...

Авылны яраткан кешеләр барында ул яши һәм чәчәк ата

Урта Девятово авылында үткән Чишмә бәйрәме быел масштаблы булуы белән аерылды. Аны үткәрү урыны ук ялга һәм тынлыкка этәрә. Урман, күл, җиләкле алан, төрле үлән исләре килгән һава һәм авылның истәлекле урыны - саф сулы чишмә.

Бу авыл җирлеге үзгәрә. Мәсәлән, бер ел эчендә шактый үзгәрешләр булган: Смолдеяровода 1900 метр озынлыктагы юлга вак таш, Емельяновода юлга һәм чиркәү янындагы мәйданга асфальт җәелгән. Урта Девятово авылында 5559 метр озынлыкта су челтәре үзгәртеп корылган. Спорт мәйданчыгы төзегәннәр, почтага капиталь ремонт ясалган. Үзара салым акчаларына балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алганнар һәм урнаштырганнар. Узган ел ике буаны тәртипкә китергәннәр, аларның берсендә пляж урнашкан. Бу язда "Алексеевск керамикасы" заводы белгечләре генераль директор Рәмис Кәбиров җитәкчелегендә чишмә янындагы мәйданны төзекләндергәннәр һәм фонтан ясаганнар.

Исегезгә төшерәбез, Урта Девятово чишмәсен яңарту һәм аның тирә-ягын төзекләндерү инициаторы Алексей Демидов.

Хәзер гадәткә әйләнгән бәйрәмне оештыручылар да туган авылларын яраталар. Музыкаль менеджмент бүлеге студенты Мария Ватагина һәм авыл мәдәният йорты директоры Ольга Демидова үзләре янына энтузиастлар төркеме туплаганнар. Нәтиҗәдә котлауларны, җырлар һәм балалар уеннарын да үз эченә алган бәйрәм барлыкка килгән.

-Мондый бәйрәмнәр күбрәк булсын иде. Аның кыйммәте - авылга багышлануында, - дип басым ясады район башлыгы Михаил Афанасьев. - Мин бар тырышлыкларын куйган оештыручыларга рәхмәтлемен. Беренче чиратта - Алексей Демидовка.

Тантананың бер үзенчәлеген әйтү кирәк - балалар күп. Мөгаен, бу дөрестер дә. Буыннар бәйләнеше булмаганда гадәтләребез юкка чыга бит.

Велоузыш, квест, "Профессор Band" тынлы музыка ансамбле башкаруында үткән еллар моңнары, сабын күбеге феериясе, районның фольклор коллективлары һәм Казан дәүләт консерваториясе студентлары чыгышлары, гала-концерт, бүләкләүләр... Бәйрәм программасына кергән бар әйберне санап бетерерлек тә түгел.

Җырчыларның моңлы тавышлары, флейта авазлары, балалар тавышлары яңгырады. Кояш кичкә авышты, пылау пешкән казан бушады, ә бәйрәм кунаклары таралмады - чишмә җибәрми бит. Күңел биреп оештырылган бәйрәмнән китәсе дә килмәде. Авылны яраткан кешеләр барында авыл яши һәм чәчәк ата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район