Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Игелектән йөрәкләр чәчәк ата

Районыбызда хәйрия фестивальләре, конкурслар һәм концертлар үткәрү яхшы традициягә әверелде. Энтузиастлар оештырган мондый чаралар кешеләр йөрәгендә җавап табалар һәм мохтаҗларга сизелерлек ярдәм итәләр. Сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар арасында "Сказочная страна" район конкурсы берничә номинациядә үтте һәм лаешлыларда зур кызыксыну уятты. Анда махсус интернат мәктәптән, Усады авылыннан күп балалы гаиләдән, шулай...

Районыбызда хәйрия фестивальләре, конкурслар һәм концертлар үткәрү яхшы традициягә әверелде. Энтузиастлар оештырган мондый чаралар кешеләр йөрәгендә җавап табалар һәм мохтаҗларга сизелерлек ярдәм итәләр.

Сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар арасында "Сказочная страна" район конкурсы берничә номинациядә үтте һәм лаешлыларда зур кызыксыну уятты. Анда махсус интернат мәктәптән, Усады авылыннан күп балалы гаиләдән, шулай ук Лаеш мәктәпләреннән укучылар катнашты. Сигез конкурсантның һәркайсы җырлады, шигырь сөйләде, жюри һәм тамашачылар хөкеменә үз эшләнмәләрен алып килде. Концерт номерлары, курчак театрымы ул, яки әни турында җырмы, җылылык һәм игелек белән тулы иде. Бер сүз белән әйткәндә, балалар үзләренең талантлары белән шаккатырды, барлык чыгышлар көчле алкышларга лаек булды.

Благотворительное мероприятие состоялось в Лаишевском доме культуры

Бәйрәм мәктәптән тыш эшләр үзәге, тернәкләндерү үзәге катнашында Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены активистлары тарафыннан оештырылды. Хәйриячеләр дә үз өлешләрен кертте, аларны истәлекле бүләкләр белән билгеләделәр.

2016 елда Саша Денежкин исемендәге премия иясе итеп Людмила Кошенкованы атадылар. Узган еллардагы әлеге премия лауреатларына символик "йөрәкләр" тапшырдылар. Фойеда иганә өчен куб урнаштырылган, теләге булган һәркем конкурсантка Дарина Чернованы тернәкләндерүгә кулыннан килгән өлешне кертә ала иде. Конкурста катнашкан һәркем призлар белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район благотворительность