Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Иске стиль буенча яңа елга бездән сәлам

Иске Яңа ел алдыннан Рождествено авыл мәдәният йорты ишекләре кунакларны каршылау өчен төптән ачык иде.

Валентина Хазова

Роза Андриянова фотосы

Җирлектә яшәүчеләр Яңа ел утына җыелдылар, ул котлаулар белән башланды. Кунакларны Марфушечка-душечка белән Васятка каршылады. Мәзәкләр һәм шаян такмаклар барыбызга яңа ел кәефе өстәде.

Чыршы үз утлары белән, могҗизалары белән җәлеп итә. Бу кичтә “Как старик старуху продавал” интермедиясе уйналды. Катнашучыларны сйлау, импровизацияләнгән костюмнар һәм башкару – тулы эскпромт, әмма барысы шәп килеп чыкты.

Тамашачылар “Кем икәнемне бел” уенына теләп кушылдылар, алып баручылар сурәтләгән предметлар яки җәнлекләрне белергә кирәк иде. Дәртле биюләр алкышларга күмелде, шаян җырлар бу кичтә озак яңгырады. Яңа ел уты бәйрәм кунаклары һәм катнашучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X