Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Изге чишмәдә бәйрәм

Бима авылы чишмәсендә "Тугызынчы җомга" - күп газаплар күргән Изге Параскева йөзе белән елгадан икона күренүгә багышланган концерт булды. Совет елларында дини йолалар үткәрү тыелганга дин тотучылар догаларны яшереп укыйлар. 1947 елдан башлап Олы бәйрәмнән соң тугызынчы җомгада, ел саен чишмә янына якындагы авыллардан кешеләр җыела. 2016 елның җәе дә...

Бима авылы чишмәсендә "Тугызынчы җомга" - күп газаплар күргән Изге Параскева йөзе белән елгадан икона күренүгә багышланган концерт булды.

Совет елларында дини йолалар үткәрү тыелганга дин тотучылар догаларны яшереп укыйлар. 1947 елдан башлап Олы бәйрәмнән соң тугызынчы җомгада, ел саен чишмә янына якындагы авыллардан кешеләр җыела.

2016 елның җәе дә искәрмә булмады. Гадәт буенча чишмә буенда гыйбадәт булды, аннан соң мәдәни программа.

Лаешның "Вдохновение" ансамбленә йөрүчеләр дини җырлар һәм җирле автор Владимир Абрасимов сүзләренә язылган "Бима турында" җырны башкардылар. Авылда яшәүчеләр һәм кунаклар, Изге Параскева Пятница чиркәвенә йөрүчеләр һәм иеромонах атакай Варсануфий аларны рәхәтләнеп тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Бима

2
X