Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Комлы Ковали мәктәбенең талантлы балалары һәм укытучылары

Дилә Җәләлетдинова – “Россиянең кечкенә талантлары-2018” Бөтенроссия фестивалендә гран-прига ия булды.

“Татарстан мини-миссы-2018” конкурсы финалчысы Мәскәүдә 4тән 16 яшькәчә балалар арасында “Көмеш тавыш” номинациясендә уңышка иреште.

Моннан тыш Комлы Ковалиның алтынчы сыйныф укучысы ”Tatarstan.ru” балалар һәм үсмерләр эстрада осталыгы Х Идел буе конкурсында  “Эстрада вокалы-соло” һәм “Джаз вокалы – соло” номинацияләрендә 1 һәм 2 дәрәҗә лауреат исемнәре алды.

 

Нәфис гимнастика буенча “SPORTS KIDS” ачык турнирында 5 сыйныф укучысы Ульяна Лещева 2007 елда туганнар арасында индивидуаль программада беренче разряд программасы буенча беренче урын яулады.

 

“Ассоль” мода театры “Без бергә-2018” балалар сәнгате республика фестивалендә икенче дәрәҗә лауреат булды. Бүләкләү тантанасында гала-концертта катнашты. Комсомолның 100 еллыгына багышланган “Россия патриотлары” ачык республика конкурсында да икенче дәрәҗә лауреат исеме алды. Җитәкчесе И.И Фәтхуллина.

 

Тугызынчы сыйныф укучысы Алсу Сөбханкулова инглиз теле буенча “Олимпка юл”  инглиз теле буенча мәктәп балалары республика олимпиадасында белеме яхшы булуны күрсәтте һәм титул алды. (Укытучысы- Нигъмәтҗанова Л.Р.).

 

Педагоглар грант алалар

Физик культура укытучысы Кирилл Иванов һәм рус теле, әдәбияты укытучысы Эльвира Фатыйхова “Безнең яңа укытучы” гранты оттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы