Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективы Санкт-Петербургка халыкара фестиваль-конкурста катнашу өчен чакырылган

Бу яшь биючеләрнең Казанда Санкт–Петербургның «Жар-птица» фестиваль үзәге инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Мәдәниятләр мирасы» сәнгать конкурс-фестивалендә искиткеч чыгышы аркасында мөмкин булды.

Лаеш ДШИ педагогы Миләүшә Зарифуллина тәрбияләнүчеләренең фестивальдә беренче ике урынны алулары турында кичә билгеле булды.

- Без ике номинациядә чыгыш ясадык - «Халык биюе» һәм «Халык стилизованный биюе», - дип аңлатма бирде Миләүшә Насыйховна. - Икесендә дә беренче урыннарны яуладылар, беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Беренче "Әйдәгез бергә" дигән мари биюе , икенчесе- стильләштерелгән татар биюе . Без 15 мең сум күләмендә грантка лаек булдык һәм быел октябрь аенда Санкт-Петербургта узачак «Балтика таңнары» халыкара сәнгать конкурс-фестивалендә катнашырга чакырылдык. Балалар үзләренең чыгышларыннан һәм фестивальдә хөкем сөргән иҗади шартлардан канәгать калдылар.

«Кама ягы» газетасы редакциясе котлауларга кушыла һәм Лаеш балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренә уңышлы чыгышлар һәм зур җиңүләр тели.

Фотоны Миләүшә Зарифуллина бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаеш районы лаеш сәнгать мәктәбе