Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш китапханәсендә “Все начинается с Семьи” күргәзмәсе оештырылган

Экспозиция 15 майда БМО Генераль ассамблея инициативасы белән үткәрелә торган халыкара гаилә көненә багышланган.

Гаилә кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятен һәм буыннарның тарихи дәвамлылыгын саклаучы булган һәм булып кала да. Аннан кешенең тормышы башлана, гаиләдә бала  шәхес буларак, гражданин буларак формалаша. Һәр кешенең уңышында гаилә зур роль уйный, ул безнең һәрберебез өчен язмышның иң кыйммәтле бүләге булып тора.

Үзәк китапханәдә бу бәйрәмгә “Все начинается с Семьи” китап-иллюстратив күргәзмә оештырылган. Биредә гаилә тәрбиясе, гаилә мөнәсәбәтләре психологиясе һәм балаларны тәрбияләү турында әдәбият тәкъдим ителгән.

Әдәби экспозиция киң укучылар даирәсенә исәпләнгән. Ул китапханә фондындагы  мәгълүмати материалларны, нәфис һәм педагогик әдәбиятны үз эченә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы күргәзмә Лаеш китапханәсе