Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш тернәкләндерү үзәге балалары билгеләрдән хәрефләргә сәяхәт иткәннәр

Лаеш тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләрен славян язуы һәм мәдәнияте белән таныштырдылар.

24 майда Россия славян язуы һәм мәдәнияте көнен билгеләп үтте. Бу көн уңаеннан балалар “Билгеләрдән хәрефләргә, каен тузыннан кәгазь битләренә” дигән гадәти булмаган сәяхәт ясадылар.

Чара барышында балалар язуның кайдан барлыкка килүен һәм дөньяда нинди язу ысуллары булганын белделәр.

Балалар рус алфавитының барлыкка килү тарихы һәм аның төзүчеләре - славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодий белән танышалар. Шулай ук балалар иҗади биремнәр үтәделәр һәм уку турында табышмаклар чиштеләр, грамота турында мәкальләрне искә төшерделәр. Педагоглардагы стильләштерелгән костюмнар славян бәйрәменең аерым атмосферасын тудырды.

Фотоны Татьяна Сәгыйтова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге Россия славян язуы һәм мәдәнияте көне