Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш тернәкләндерү үзәгенең театр постановкасы диплом белән билгеләнде

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Тылсымлы шкатулка» театраль студиясенең зур сәхнәдә беренче чыгышы уңышлы узды.

Балалар мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Муха-цокотуха» театраль постановкасы белән «Театр-All lnclusive» Республика балалар театр студияләре фестиваленең Vl финал этабында катнаштылар.

Әлеге проект Татарстан Республикасында 2018 елдан башлап ОВЗ белән авыручы балаларны реабилитацияләү һәм социализацияләүдән, аларның иҗади сәләтләрен үстереп театр эшчәнлегенә җәлеп итү аша тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 800гә якын махсус бала актерлык һәм сәхнә осталыгы буенча белем ала. Аны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды гамәлгә ашыра.

Лаеш балалары әлеге театр сәхнәсендә чыгыш ясап, өченче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

Фотоны Татьяна Сәгытова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге «Тылсымлы шкатулка»