Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш рәссамнарына грамоталар, дипломнар һәм тортлар тапшырдылар

Лаеш районының яшь талантлары "Ярче краски вместе с "НАСКО" Бөтенроссия конкурсында призлы урыннар алдылар. Лаеш районы рәссамнары быел "НАСКО" компаниясе үткәргән рәсемнәр конкурсында актив катнашты. Әлеге факт Казанда "КидСпейс" балалар шәһәрчегендә үткән җиңүчеләр һәм дипломантларга бүләкләр тапшыру тантанасында билгеләнде. Бөтенроссия конкурсында беренче урынны 15 яшьлек Владислав Козловский рәсеме алды. Ул...

Лаеш районының яшь талантлары "Ярче краски вместе с "НАСКО" Бөтенроссия конкурсында призлы урыннар алдылар.

Лаеш районы рәссамнары быел "НАСКО" компаниясе үткәргән рәсемнәр конкурсында актив катнашты. Әлеге факт Казанда "КидСпейс" балалар шәһәрчегендә үткән җиңүчеләр һәм дипломантларга бүләкләр тапшыру тантанасында билгеләнде.

Бөтенроссия конкурсында беренче урынны 15 яшьлек Владислав Козловский рәсеме алды. Ул Лаеш балалар сәнгать мәктәбенең җиденче сыйныфында укый (укытучысы Фирдәүс Пимурзина) Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Максим Беспалов (тәрбиячесе Илья Гордеев) дипломант булды. Лаешның 1 нче гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Виктория Сутугина (укытучысы Дилә Исмәгыйлова) һәм икенче сыйныф укучысы Софья Суханова (укытучысы Елена Маслова), Лаешның балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айсылу Шиһапова һәм балалар йортында тәрбияләнүче Яна Нечаева мактау грамоталары алдылар.

Бүләкләү тантанасында балаларны күпсанлы уеннар, күңел ачулар, татлы сыйлар көтә иде. Өлкәннәрне дә сокландырган тагын бер нәрсә булды. Җиңүчеләргә алар картиналары сурәтләнгән тортлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район