Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаештан Ташкирмәнгә сәяхәт

Озак еллар мәдәният тармагында эшләгән хезмәт ветераннары Лаеш районы авыллары буенча йөрү турында сокланып сөйлиләр. Экскурсияне оештыру инициативасы озак вакыт районның мәдәният бүлеген җитәкләгән Вера Баннованыкы. Аны җитәкчелек тә хуплый, автобус бирә һәм матурлыкка хезмәт итүчеләр авыллар мәдәният йортлары буйлап чыгып китәләр. Маршрут Каипы, Сокуры, Никольский, Сиңгел, Нармонка, Рождествено һәм...

Озак еллар мәдәният тармагында эшләгән хезмәт ветераннары Лаеш районы авыллары буенча йөрү турында сокланып сөйлиләр.

Экскурсияне оештыру инициативасы озак вакыт районның мәдәният бүлеген җитәкләгән Вера Баннованыкы. Аны җитәкчелек тә хуплый, автобус бирә һәм матурлыкка хезмәт итүчеләр авыллар мәдәният йортлары буйлап чыгып китәләр.

Маршрут Каипы, Сокуры, Никольский, Сиңгел, Нармонка, Рождествено һәм Ташкирмән аша үтә. Безне анда барган үзгәрешләр сокландырды.

Без яңа ФАПлар, ветеринария станцияләре, полициянең участок уполномоченныйлары өчен йортлар күрдек. Яңа балалар бакчалары әкияти сарайларны хәтерләтте. Мондагы юлларның язын һәм көзен нинди үтеп булмаслык сазлыкка әйләнүен хәтерлибез. Авылларны нинди ямьсез мәдәният йортлары "бизи" иде. Хәзер монда яңа асфальт юллар, тротуарлар салына. Балалар мәйданчыклары гөмбәләр кебек үсеп чыга. Бигрәк тә заманча проектлар буенча төзелгән яңа авыл мәдәният йортлары шатландыра. Төзелеш темплары шаккатыра. Мәсәлән, Рождествено авылы мәдәният йорты бары бер ел эчендә төзелде.

- Бик яхшы! Искиткеч! - тәэсирләр белән тулы ветераннар сәяхәт турында шундый фикердә. - Без мондый шартлар турында хыяллана гына идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район