Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешның яшь буынына гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр

Халыкара гаилә көне алдыннан “Рябинка” балалар бакчасында тематик мастер-класс узды.

Аны “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре оештырган. Балалар белән “Минем дус гаиләм” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук балалар “Гаилә турында яхшы сүзләр чылбыры” күнегүен башкардылар. Аннары балаларга ата-аналарына открытка рәвешендә бүләк әзерләргә тәкъдим ителде. Һәр открыткага малайлар һәм кызлар кулларының, бармакларының җылысын, җаннарын һәм мәхәббәтләрен салдылар.

Фото: ХСХКК “Алтын көз”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы