Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешта район мәдәният йортының иҗат коллективлары Изге Пасханы билгеләп үттеләр

Якты Пасха көнендә РДК иҗат берләшмәләре әгъзалары сугыш балалары янына бардылар һәм аларны бәйрәм белән котладылар. Хастаханәдә район хастаханәсенең барлык бүлекчәләрендәге пациентларга кулич һәм шоколад йомыркалары бүләк итттеләр. Аннары Балалар Шәфкать Ордены балалары өчен бәйрәм үткәрделәр.

Бәйрәм алып баручының “Христос воскрес!” дигән сүзләре белән башланды. “Воистину воскрес!”дигән шатлыклы җавап яңгырады. Бәйрәмдә балалар Пасха турында табышмаклар чиштеләр, Бөек Пасха турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. “Курочка ряба” әкиятен карадылар. Аның инсценировкасында Елена Садовникова, Надежда Шастина, Вика Скворцова, Рамазан Әхмәтвәлиев, Әминә Әхмәтвәлиева, Зөһрә Лезина, Лерочка һәм башка үзешчән актерлар катнашты. Валентина Тифорова әби булды. Аннары Космонавтика көненә багышланган рәсемнәр конкурсында катнашучыларны бүләкләү булды. Балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. “Изге Пасха” күргәзмәсендә катнашкан өчен Людмила Кошенкова, Валентина Тифорова һәм Катерина Аббасова бүләкләнде. Барысы да чәй эчү белән тәмамланды.

– Барлык балалар  һәм кунаклар канәгать калды, - дип шәрехләде Зөһрә Лезина. - Алар бәйрәм турында бик яхшы фикерләр калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш мәдәният йорты Изге Пасха