Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Мәйдан: тарту көче

Узган якшәмбедә Лаешта күпмилләтле бәйрәм - район Сабантуе-2016 булды. Игенчеләрнең хезмәтен данлап ул күпсанлы кунаклар җыйды һәм чираттагы мәртәбә район территориясендә яшәүче бар халыкларның бердәмлеген һәм дуслыгын күрсәтте. Бу көнне авыл хезмәтчәннәре - механизаторлар, терлекчеләр эшенә нәтиҗә ясадылар. -Алар барысы да яхшы эшләделәр. Язгы кыр эшләре уңышлы төгәлләнде. Һава шартлары...

Узган якшәмбедә Лаешта күпмилләтле бәйрәм - район Сабантуе-2016 булды.

Игенчеләрнең хезмәтен данлап ул күпсанлы кунаклар җыйды һәм чираттагы мәртәбә район территориясендә яшәүче бар халыкларның бердәмлеген һәм дуслыгын күрсәтте.

Бу көнне авыл хезмәтчәннәре - механизаторлар, терлекчеләр эшенә нәтиҗә ясадылар.

-Алар барысы да яхшы эшләделәр. Язгы кыр эшләре уңышлы төгәлләнде. Һава шартлары комачаулык итмәсә, яхшы уңыш көтәбез. Кыр эшчәннәре моның өчен мөмкин булганның барын эшләделәр, - дип ассызыклады үз мөрәҗәгатендә район башлыгы Михаил Афанасьев. - 30 мең гектарга якын чәчүлектә булачак уңышка нигез салынган. Соңгы еллардагы корылыкта бу ел борылыш елы булыр дип өметләнәбез. Барыгызга да яхшы кәеф һәм күңелле ял телим!

Тантаналы өлеш барышында бүләкләүләр булды: гадәт буенча Сабантуйда "Чәчү батырлары", иң яхшы белгечләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре хөрмәтләнде.

Халык күңел ачуларын яратучылар өчен масштаблы күңел ачу, мәдәни һәм спорт программасы әзерләнгән. Төрле буяуларга бай мәйданны тасвирлау кыен. Төрледән-төрле сюрпризлар шулкадәр күп иде!

Сусыл яшел үләндә авыл утарлары урнашкан иде, аларны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин карады. Кунакчыл хуҗалар татар, рус, керәшен гаиләләре көнкүрешен һәм яшәү рәвешен күрсәттеләр, үзләренең милли сыйларын тәкъдим иттеләр.

Сәхнә мәйданчыгында да бар милләтләрнең мәдәни мирасы бергә үрелеп барды. Театральләштерелгән прологка Казаннан килгән һөнәри һәм безнең районның үзешчән иҗади коллективлары җәлеп ителгән.

Сабантуйда иң булдыклы, җитез һәм көчлеләр арасында уйнатылган призлар арасында акчалата сертификатлар, көнкүреш техникасы һәм, әлбәттә, симез тәкәләр бар иде.

Спорт ярышларының җанатарлары да яхшы тәэсирләр алды. Ат чабышында, баганаларга менүдә җиңү өчен ярышучыларның да үз җанатарлар төркеме бар иде.

Иң мавыктыргыч тамаша милли көрәш булды. Җанатарлар соңгы мизгелгә кадәр трибуналардан китмәделәр. Көрәшчеләр арасында алтынчы тапкыр инде абсолют чемпион булып Лаешта яшәүче Руслан Газизуллин калды. 2016 ел батырын һәм аның көрәш келәмендәге төп көндәше, икенче урын алган Наил Зәйнуллинны район башлыгы Михаил Афанасьев котлады һәм аларга лаеклы бүләкләрен тапшырды.

Кунаклар фикере буенча, бәйрәм уңышлы үтте. Күңел ачуның иң кызган чагында җыелган яшенле яңгыр болытлары кәефне төшерә ала иде. Әмма алай булмады. Июньдә яхшы яңгыр - игенчеләрнең төп ярдәмчесе һәм аның Сабантуйга туры килүе ниндидер мәгънәгә ия.

Сүз уңаеннан: безнең районның Сабантуенда булган вакыйгалар беренче тапкыр республика ММЧ тарафыннан гына түгел, ә Россиянең төрле шәһәрләреннән бәйрәмгә килгән блогерлар тарафыннан да яктыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Сабантуй