Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

НЕМЕЦЛАРГА ЛАЕШ ОШАГАН

Биш ел дәвамында Лаеш ягы музее ел саен Германия һәм Австриядән кунаклар кабул итә.

Шушы көннәрдә чит ил делегациясе тагын Лаешка килде. Гадәттәгечә аларны тарихи шәхесләр - Екатерина Икенче һәм Гавриил Державин каршы алды. Музей заллары буйлап экскурсия алман җирендә яшәүчеләргә Лаеш ягы тарихы белән танышырга ярдәм итте. Чит ил кунаклары София соборына сокландылар, аның фонында фотога төштеләр, шушы көннәрдә мәйданга урнаштырылган көймәне дә ошаттылар. Район мәдәният йорты сәнгать студиясе җитәкчесе Надежда Кривоносова үткәргән осталык сәгатен кунаклар бик яраттылар. Немецларга матрешкалар бизәргә тәкъдим иттеләр һәм алар бу иҗади эшкә бик теләп алындылар. Тәкъдимнәр китабында яңа язма барлыкка килде: "Австрия делегациясе Лаеш ягы музеена рәхмәт белдерә. Аның киләчәктә дә эше гөрләп баруын телибез. Надежда Кривоносова - креатив педагог".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей гости