Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Ничек йөрәк үзе турында искәртсен

Лаешның шигърият яратучылары район китапханәсенә Федор Иванович Тютчевка 215 ел тулуны билгеләп үтү өчен җыелды.

Челтәр эскәтерләр җәелгән өстәлләр артында эшләпәләр кигән зәвык белән киенгән ханымнар һәм биек кара цилиндрлар кигән ирләр утыра. Бу баш киемнәре XIХ гасыр атмосферасын тудыручы үзенә күрә “дресс-код” иде.

Кичә алып баручыларның Тютчевның гади булмаган биографиясе, аның тормышындагы вакыйгалар турында сөйләүләре белән башланды. Булачак шагыйрь борынгы дворян гаиләсендә туа. Мәскәү университетын тәмамлауга аны 1821 елда Россия дипломатик миссиясендә эшләү өчен Мюнхенга җибәрәләр. Федор Тютчев 20 елдан артык чит илдә яши, әмма шул ук вакытта үз Туган иле ватанпәрвәре булып кала. Ул рус теленең барлык нечкәлекләрен белә. Шагыйрь гаиләсе белән 1844 елда Россиягә кайта. Ун елдан соң аның беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Тютчев Лев Толстойның яраткан шагыйре була, аның шигырьләренә Пушкин да сокланган. Николай Некрасов Тютчев лирикасын рус шигъриятендәге уңай күренешләрнең берсе дип атый. Иван Тургенев аның хакында болай дип язган: Тютчев үлмәслек тел булдырган. Фәлсәфәче, сәясәтче, дипломат безгә үзенең искиткеч иҗатын калдырды.

Федор Иванович үз гомерендә 400дән артык шигырь язган, аларның төп темасы – мәхәббәт һәм табигать. Шагыйрь иҗатында мәхәббәт лирикасы зур урын алып тора. Шигъри кичәне алып баручылар тыңлаучыларны шагыйрьнең яраткан хатын-кызлары – аның музалары белән таныштырдылар. Алар дүртәү булган.

Шагыйрьнең беренче мәхәббәте Лерхенфельд графлыгында туган Амалия фон Крюденер. Беренче хатыны- Элеонора Петерсон, графиня фон Ботнер белән Тютчев яшерен нихаклашкан. Ул берничә елдан каты авырудан вафат булгач, шагыйрь икенче тапкыр өйләнә. Тютчевның икенче хатыны – Эрнестина Денберг, фон Пфеффель. Аның мәхәббәте шагыйрьгә Элеонора үлеменнән соң яшәргә ярдәм итә.

Икенче тапкыр өйләнгәч берничә елдан соң ул үзеннән шактый яшь Елена Денисьева белән таныша.Тютчев аның белән очрашса да Эрнестина белән яшәүен дәвам итә. Законсыз элемтәгә кергән Еленаны элек көтеп алган йортларда кабул итүдән баш тарталар. Хәтта үз әтисе дә аннан баш тарта. Никахсыз  унбиш ел элемтәдә торганнан соң Елена чахоткадан вафат була. Һәр хатыныннан Тютчевның өчәр баласы була. Елена Денисьева да шагыйрьгә өч бала таба...

 

Араларында Лаешның “Орфей” шигърият клубы әгъзалары булган кичәдә катнашучылар Федор Иванович сүзләренә язылган берничә искиткеч романс башкардылар. ХIX гасыр музыкасына кушылып ике бию пары әйләнде...

Очрашуда катнашучы Светлана Егорова бу кичәнең үзе өчен шагыйрь иҗатын ачу булуын әйтеп китте. Чөнки аны “Люблю горзу в начале мая” һәм “Умом Россию не понять...” юллары авторы буларак искә төшерәләр. Федор Иванович үзе шигърият белән шөгыльләнүне – үзенә күрә бер төрле хобби дип санаган.

Чараны оештыручылар хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Надежда Борзунина, баш китапханәче Елена Галимова һәм әйдәүче китапханәче Ирина Запольская шигърият кичәсенә килүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Тютчев шигырьләрен һәм аның турында сөйләгәннәрне тыңлаган һәр кеше узган гасыр романтикасы аһәңен тойгандыр, әйтерсең шагыйрь үзе дә янәшәдә булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы