Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Никольскийда хәйрия концерты үткәрелде

“Эхо войны и память сердца” – оештыручылар Никольски җирлегенең үзешчән артистлары катнашындагы концерт программасын шулай дип атадылар.

Никольски мәдәният йортында узган концерт Җиңү көненә багышланган иде. Тамашачыларны күз яшенә кадәр “Апрель-45го” пьессасы җиткерде , монда концлагерь тоткыннары турында сөйләнә. Алар балачакларын югалтканнар, елый белмиләр, иртә олыгайганнар. Тоткын балалар могҗиза белән немец Котбус шәһәренең җимерекләрендә авиация һөҗүменнән соң котыла. Авырлыкларга карамастан, алар бер-берсенә ярдәм иткәннәр.

Ул кичне шулай ук сугыш турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биючеләр чыгыш ясады.

- Без артистларыбызга һәм бүген концертка килгән барлык тамашачыларыбызга рәхмәт белдерәбез, - диде Никольски мәдәният йорты директоры Ирина Комиссарова.

Җыелган барлык акчалар махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә тапшырылачак.

Фото һәм видеоны Ирина Комиссарова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Никольски авылы “Эхо войны и память сердца” –