Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Юбилейларга багышлана

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре лаешлыларны бер юлы өч күргәзмәгә чакыра, икесе районның 85 еллыгына һәм берсе үзәк китапханәнең 125 еллыгына багышланган.

Иң зурысы, 6 бүлектән торганы әбүнәчеләр бүлегендә ясалган һәм "Районыбыз Татарстан картасында" дип атала. Аның экспонатлары арасында район тарихын сурәтләгән газета кисемтәләре, китаплар, мәкаләләр, фотосурәтләр бар. Күргәзмә бүлекләренең берсе якташларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында сөйли. Экспонатлар арасына язучы якташларыбыз китаплары да куелган.

Уку залында килүчеләрне Урта Девятовода яшәүче Ольга Макарованың "Районыбыз алтын куллы осталары белән дан тота" дигән иҗат эшләре күргәзмәсе көтә. Экспонатлар арасында останың инә һәм чигү җепләре белән тудырган 20 дән артык картинасы урын алган.

Укучыларны "Борынгы әйберләрне саклап" дигән ретро-басмалар күргәзмәсе дә кызыксындырыр, ул быелның маенда билгеләп үтеләчәк китапханәнең 125 еллыгына багышлана. Борынгы экспонатлар арасында 1806-1836 елда басылган ике китап бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә күргәзмә