Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Столбище авылының яңа мәдәният йортында искиткеч концерт узды

Столбищеның мәдәният йортында ике мөһим бәйрәмне берләштергән чара узды: Бию көне, Китап һәм авторлык хокукы көне.

  • Авыл китапханәсе белән берлектә без кунакларны китаплар дөньясы һәм мавыктыргыч тарихлар белән таныштырдык –  дип уртаклашты Столбище мәдәният йорты мөдире Илмира Мусагитова.

Ә алып баручы Столбище китапханәсенең китапханәчесе Оксана Рыжова өстәде:

- Без бу ике сәнгать формасының үзара бәйләнешен күрсәтергә тырыштык. Биючеләр чыгышы вакытында зур экранда сәхнәдә булган вакыйгаларга турыдан-туры кагылышлы китаплардан сурәтләр күрсәтелә.

Концерт программасында катнашучылар уку һәм биюгә кызыксынуларын формалаштыручы чын мәгънәсендә уникаль тәҗрибә алдылар. Бәйрәм чыгыш ясаучы артистларның һәм кунакларның уртак фотолары белән тәмамланды. Барысы да бик шатланды һәм бик күп уңай эмоцияләр алды.

Белешмә өчен:

Столбищеда яңа мәдәният йорты ачылышы бер ел элек 2022 елның 28 маенда  булды.

Фото һәм видеоны Илмира Мусагитова бирде. Людмила Никифорова видео-монтажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: столбище Лаеш районы мәдәният Столбище мәдәният йорты