Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Татарстанда Идел буе Болгарының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды

Болгар - безнең нигез. Болгар булганда динебез, телебез, гореф-гадәтләребез яшәячәк.

Чара 922 елда Идел буе болгарларының исламны дәүләт дине буларак кабул итүләре истәлегенә үткәрелә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

"Бездә бүген бәйрәм, тантана. Узган ел Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулды. Быел юбилейга тагын бер ел өстәлде. Быел Безнең яңа чараларыбыз - Мөхәммәд пәйгамбәр белән бәйле ядкарьләр  килде.

Мин хәтта бу әйберләргә кагылырга өлгердем. Ел саен яз көне без монда җыелабыз. Болгар - безнең нигез. Болгар булганда динебез, телебез, гореф-гадәтләребез яшәячәк», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Тантанада РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Россия мөселманнарының Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния идарәсе рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Альбир Крганов катнашты.

"Изге Болгар жыены" традицион рәвештә 21 майда билгеләп үтелә. Быел бәйрәмгә 20 мең кунак килгән, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХIV халыкара икътисадый форумында катнашучылар һәм XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре.

Болгар шәһәрчеге территориясендә кунаклар өчен сәнгать һөнәрләре күргәзмәләре, ярминкәләр, мастер-класслар, хәләл продукция һәм рухи билгеләнештәге товарлар белән сәүдә оештырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Болгар ислам