Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Туган тел - изге тел, ата һәм ана теле” акциясе Лаеш китапханәсендә оештырылды

Чара Татарстан Республикасында туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланды.

“Тел - ул халык тарихы. Тел - цивилизация һәм мәдәният юлы (А. И. Куприн).

“Үз илеңә булган чын мәхәббәтне үз телеңне яратмыйча күз алдына да китереп булмый” (К. Паустовский).

Акция туган телне өйрәнүгә кызыксыну, телгә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга, үз халкы өчен горурлык, үз ата-бабаларыңа, халкыңа, мәдәниятеңә тугрылык  хисләре тәрбияләүгә, иҗади фикерләүгә юнәлдерелгән.

Теләге булган һәркем “Син Тукайны беләсеңме?” дигән әдәби викторинада катнаша алды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, танылган татар шагыйренең әсәрләрен тыңладылар һәм үзләре дә укыдылар, анда кеше хезмәте, игелек, үз гамәлләре өчен җаваплылык, туган телгә, туган якка һәм туган табигать матурлыгына мәхәббәт мактала. Китапханәчеләр кунакларны Габдулла Тукай иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.

Фото: Ермакова Л.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Габдулла Тукай Халыкара туган тел кѳне

2
X