Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

"Күңелем һәм кулларым иҗаты"

Үткән дүшәмбедә район мәдәният йортында казанлы рәссам Василий Отмаховның (рәсемдә уртада) күргәзмәсе шундый шигъри исем астында ачылды.

Шулай да аны тулы хокуклы якташыбыз дип тә атарга була-Бимада аның дачасы бар, елның күп вакытын рәссам анда үткәрә. Экспонатларны сайлап алу һәм алып килүнец, бина сайлау һәм картиналарны урнаштыруның барысын да балалар шәфкатьлелек ордены үз өстенә алган. Күпсанлы эшләрдән 34е сайлап алынган. Болар нигездә пейзажлар, аларда таныш урыннарны танырга мөмкин. Рәссам үзе һәм аның якын кешеләре сурәтләнгән портретлар да куелган. Ирекле рәссамның коммунистик үткәненә карата ике яклы мөнәсәбәтен "Легенда о Первой конной" картинасы искә төшерә. Әлеге риваять-әкият фонында язылган әсәр үзенең сурәтләү гадилеге, төсләр байлыгы һәм шигърилеге белән игътибарны үзенә тарта. Сүз уңаеннан, Василий Георгиевич шигырьләр дә яза, ул аларны тамашачылар соравы белән күргәзмә ачылганда бик теләп укыды.

Хәзер ул лаеклы ялда. Әмма бүгенге көнгә кадәр Йошкар-Ола, Киров театрлары спектакльләрен, Казандагы "Подарки", "Яхонт" кибетләрен, "Заря" ресторанын һәм башкаларны бизәү буенча үз эшләрен сагынып искә ала.

Төз, җыйнак гәүдәле, күптән түгел генә юбилеен билгеләп үткән рәссамның көче һәм энергиясе ташып тора. Яшь чагыннан ук ул спорт белән мавыккан, турникта бик җиңел "кояш" ясаган. Иртәнге зарядка бүген дә аның өчен үзгәртелми торган бер йола. Мөгаен, шуңадыр 75 яшьлек Василий Георгиевичны берничек тә карт дип әйтеп булмый. Аның планнары күп, шул исәптән - Казанда шәхси күргәзмәсен оештыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка РДК Отмахов