Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Үзенчәлекле сиреньле көндә шигырьләр укыганнар, фотога төшкәннәр, чәй эчкәннәр һәм киләчәккә планнар турында фикер алышканнар

Лаешта район мәдәният йорты каршында эшләүче клуб әгъзалары җиденче тапкыр «Бүген үзенчәлекле сиреньле көн» бәйрәмен үткәрделәр.

Клуб җитәкчесе һәм иҗат кичәсе алып баручысы Зөһрә Лезина сиреньнең туган иле турында сөйләде.

Сирень шагыйрьләрне дә, рәссамнарны да иҗатка илһамландыра. Шуңа күрә җыелганнар башкаруында Борис Ханин, Игорь Северянин, Михаил Светлов, Николай Гумилев, Роберт Рождественский шигырьләре яңгырады. Лаеш шагыйрьләре Светлана Шәрипова һәм Любовь Матвеева сирень турында шигырьләрен укыдылар.

Людмила Кошенкова, Надежда Генералова һәм Елена Дельмеева осталарының эшләре күргәзмәсе узды.

Бу кичкә махсус бизәлгән фотозона янында фотога төштеләр. Аннары хуш исле чәй эчеп, аралашып, киләчәккә планнар турында сөйләштеләр.

- Безгә бу очрашуда бик күңелле булды, - дип белдерде «Бүген үзенчәлекле сиреньле көн» бәйрәмендә катнашучылар.

Фотоны Зөһрә Лезина бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы сирень Лаеш мәдәният йорты