Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Лужники”да чыгыш ясады

Март ахырында Россия ЭЭМ Эчке гаскәрләр көнендә "Лужники"да булган концертта 25 мең тамашачы - мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары якташыбыз, ГИТИСны тәмамлаган Алексей Родионовны алкышладылар.

"Мәскәүнең иң зур сәхнәләренең берсендә һәм таләпчән тамашачылар алдында беренче тапкыр чыгыш ясавыма карамастан, дулкынлануымны җиңдем һәм алкышлар буенча хөкем итсәм, лаеклы чыгыш ясадым. Репертуарда иң яраткан ике җырым булды, шул исәптән берсе үземнеке, Казан турында..."

Тәэсирләре белән уртаклашып Алексей редакциядә эстрада осталары Йосиф Кобзон, Маша Распутина, Владимир Березин, Азиза, Турецкий хоры белән төшкән фотосурәтләрен күрсәтте.

Алексей әйтүенчә, башкала тамашачылары алдында мондый составта чыгыш ясау үзе уңыш инде ул. Аңа бу сәхнәгә чыгуда ул хезмәт иткән хәрби частьның җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе, майор ярдәм иткән. "Уңыш миңа киләчәктә дә ярдәм итәр һәм Мәскәүдә үз урынымны табармын дип ышанам. Моның өчен башкару осталыгын камилләштерүне дәвам итәм, быел Казан мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада-джаз бүлегенең бишенче курсын тәмамлыйм," - дип сөйли А.Родионов киләчәккә планнары турында.

Эстрада җырларын башкаручы лаешлылар белән апрель ахырында очрашырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада Родионов