Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яңа клубта Раштуа

25 Октябрь исемендәге поселок ветераннар советы рәисе Раиса Силантьева яңа ел алдыннан ачылган авыл мәдәният йортында Раштуаны билгеләп үтүләре хакында сөйли.

Без яңа клуб ачылуын түземсезләнеп көттек. Поселокта яшәүчеләрнең барысы безнең Раштуага кешеләр чакыруыбызны белә. Гадәттә мин авылдашларымны Раштуа чәенә чакырып белдерүләр язам. Бу гадәткә керде инде. Шуңа күрә быелгы раштуа чыршы бәйрәменә бик теләп килделәр.

Чыршы янында без Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнашында күңел ачу программасы үткәрдек. Бик кызыклы булды. Раштуаны кичкә кадәр алты сәгать дәвамында бәйрәм иттек. Чыршы янына килгән пенсионерлар чакыруыбыз өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Иң мөһиме – яңа клуб ачылуга сөенделәр, бәйрәмнәрдә һәм юбилейларда, Өлкәннәр көнендә мондый җыелу урыны булуга шатландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев