Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Якташыбыз истәлегенә

Лаешның үзәк китапханәсендә якташыбыз Анатолий Белозерцевның тууына 75 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылган. "Үз язмышымны үзем сайладым" - күргәзмә шулай атала. Бу гыйбарә Россия әдәбиятында сизелерлек эз калдырган талантлы язучы һәм шагыйрьнең тормыш кредосын тулысынча чагылдыра. Күргәзмәдә язучы автографлары булган әсәрләр, аның портреты һәм биографиясе урын алган. Анатолий Константинович...

Лаешның үзәк китапханәсендә якташыбыз Анатолий Белозерцевның тууына 75 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылган.

"Үз язмышымны үзем сайладым" - күргәзмә шулай атала. Бу гыйбарә Россия әдәбиятында сизелерлек эз калдырган талантлы язучы һәм шагыйрьнең тормыш кредосын тулысынча чагылдыра. Күргәзмәдә язучы автографлары булган әсәрләр, аның портреты һәм биографиясе урын алган.

Анатолий Константинович Лаешта туган. Аның беренче шигырьләре һәм хикәяләре "Путь победы" (безнең көннәрдә "Камская новь" - "Кама ягы") район газетасында дөнья күрә. Ул күп шигырьләрен үзе туган якка багышлаган.

Я вновь в Лаишеве, и чувствую свободно.

Тепло, душевно, вдохновенно мне.

Сквозь многие годы

Я вновь в родимой, милой строне.

Нина Романова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район