35 елдан соң очрашу.
Иң өлкән белем бирү учреждениеләренең берсен, Лаешның 1 нче урта мәктәбен тәмамлаучылар күп еллардан соң 1982 елгы чыгарылыш укучылары очрашуы булды. Шатлыклы авазлар, елмаюлар, кочаклашулар һәм хатирәләр. -Аларның сыйныф җитәкчеләре Нина Николаевна Воронина иде,- дип сөйли бу сыйныфта 5 нче сыйныфтан биология фәнен укыткан Лариса Александровна. Ә элеккеге укучылар гимназияне...
Иң өлкән белем бирү учреждениеләренең берсен, Лаешның 1 нче урта мәктәбен тәмамлаучылар күп еллардан соң 1982 елгы чыгарылыш укучылары очрашуы булды.
Шатлыклы авазлар, елмаюлар, кочаклашулар һәм хатирәләр.
-Аларның сыйныф җитәкчеләре Нина Николаевна Воронина иде,- дип сөйли бу сыйныфта 5 нче сыйныфтан биология фәнен укыткан Лариса Александровна.
Ә элеккеге укучылар гимназияне карадылар, расписаниеларны укыдылар һәм информатика бүлмәсенә керделәр.
-Ә бездә мондый җиһазлар юк иде! - дип сокландылар алар.
- Менә әдәбият бүлмәсе. Валентина Илларионовна Козина бик яхшы педагог иде. Безгә, гомумән, укытучылардан бәхет елмайды.
Әлеге чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуга буш кул белән килмәгән: Лаеш 1 нче урта белем мәктәбенең эшен дәвам итүче гимназиягә төпләү машинасы бүләк иттеләр.
Мәктәп буенча экскурсиядән соң алар очрашуны дәвам иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев