Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Александр Пушкин мирасы белән таныштыралар

6 июньдә бөтен ил әдәби бәйрәм — Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтте.

 

Бу көнгә Кече Елга китапханәсендә күп укучылар өчен «Пушкин юлының тылсымы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәгә килүчеләрне Александр Сергеевич Пушкинның яраткан әсәрләре: геройлары балачактан ук һәркемгә таныш һәм аңлаешлы булган тылсымлы әкиятләр, шигырьләр белән очрашу көтә. Укучылар яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә торган гаҗәеп әдәби дөньяга чуму мөмкинлеге алдылар. Күргәзмәдә Александр Пушкинның без яраткан әсәрләре: «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Поп һәм аның эшчесе Балда турында әкият», «Алтын әтәч турында әкият», «Үлгән патшабикә һәм җиде баһадир турында әкият», «Салтан патша турында әкият» тәкъдим ителгән.

«Волшебство Пушинской строки» күргәзмәсе 2025 елның 14 июненә кадәр эшләячәк.

Фото: Кече Елга китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Александр Пушкин мирасы белән таныштыралар