Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Әниләр – безнең терәгебез

Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Лаеш район мәдәният йортында үзебезнең район артистлары катнашында концерт булды.

Автор фотосы

Әниләр, әти-әни  йорты турында җырладылар, сөйләделәр. Запастан өлешчә мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәрләр әниләрен дә онытмадылар. Бүген районда мобилизацияләнүчеләрнең әниләре шактый. Махсус хәрби операция үткәрү Татарстанның һәр районына кагылды. Улларын хәрби хезмәткә озаткан әниләр улларының җиңеп кайтуларына өметләнәләр һәм ышаналар, кирәк булган ярдәмне күрсәтәләр.

Лаеш районы ветераннар советы рәисе Лидия Грабалина җитәкчелегендә маскировка ятьмәләре үрәләр. Алай гына да түгел: аларга волонтерлар һәм төрле яшьтәге активистлар ярдәм итә. Безнең әниләр маскировка костюмнары тегү буенча волонтерлар хәрәкәте оештырганнар һәм аны “Әниләрнең җылы куллары” дип атаганнар. Лаеш шәһәре тегүчеләре дә аларга кушылган, алар киселгән костюмнарны тегәләр. Районның кино учреждениесе хатын-кызларына җаваплы эш йөкләнгән: алар тукыма кисәләр,озату алдыннан костюмнарны юалар, үтүклиләр.

Концерт программасында “Камские зори” ветераннар хоры чыгыш ясады. Артист ханымнар искиткеч тавышка ия булу белән бергә күңелләре җылы булган әниләр дә. Лаеш мәдәният йортының төп сәхнәсендә һәр репетиция алдыннан хатын-кызлар  маскировка ятьмәләренә тукыма кисәкләре бәйләргә ярдәм итәләр. Хорга йөрүче Надежда Генералова инициатива күрсәтеп бәйрәм концерты алдыннан хәйрия күргәзмә-аукцион үткәрде. Ул галерея ясаган, ә ошаган эшне һәр кеше сатып ала алды. Талантлы оста картиналар саткан акчаларга медикаментлар алып безнең хәрби хезмәткәрләргә җибәрергә ниятли.

-Күңел рәнҗи. Безнең сугышчыларга ничек булса да ярдәм итәсе килә, - дип аңлатты аукцион үткәрү максатын Надежда Аркадьевна.

Өлешчә мобилизация кагылмаган гаиләләрдәге әниләр һәр ир-егет өчен дога кылалар. Лаеш районы хатыннарының характерлары нык, күңелләре киң, куллары кайгыртучан.

Бәйрәм чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков катнашты. Ул барлык әниләрне район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән котлады, әниләрнең җиңел булмаган көндәлек хезмәтләренә рәхмәт йөзеннән рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды.

-Бу бәйрәм безнең һәр кайсыбыз өчен кадерле. Безнең әниләребез безгә тормыш бүләк итте. Әни – һәр бала өчен иң газиз, иң якын сүз, - дип мөрәҗәгать итте ул һәр әнигә.

Чыннан да: балалар тәрбияләү, уңайлы атмосфера, гаилә учагы җылысы булдыру, көндәлек көнкүреш вазифалар хатын-кызлар өстендә. Безнең әниләребез барын булдыралар, барлык бурычларны үтиләр һәм яшиләр, яраталар һәм изге гамәлләр кылалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр – безнең терәгебез