Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Атабайда Нәүрүз: ботка, чәй һәм уеннар

Атабай авыл мәдәният йортында язгы көн белән төн тигезләшкән чорда традицион Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Бәйрәмне авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр оештырды.

Нәүрүз — фарсы теленнән «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу көнне табигатьтә чын яз башлана. Мәдәният йорты алдында зур казаннарда бердәмлек символы булган Нәүрүз боткасы пешерелде.
Кунакларны кайнар ботка һәм чәй белән сыйладылар. Бәйрәм кысаларында халык уеннары, җыр-биюләр оештырылды. Мондый чаралар балаларга милли мирасыбызны танырга һәм хөрмәт итәргә ярдәм итә.
Мәгълүматны Атабай СДК режиссеры Әлфия Якупова җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев