Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Автомобиль хуҗаларына

Редакциягә автотранспорт хуҗаларыннан хатлар килә. Аларга Россия салым хезмәтенең ТР буенча №4 инспекциясе салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре җавап бирә.

2017 ел өчен салым хәбәрендә транспорт салымы 2016 ел белән чагыштырганда шактый арткан, моның сәбәбе нидә?

-Салым арту түбәндәге сәбәпләр буенча булырга мөмкин: 1) салым ставкалары үзгәрү һәм (яки) салым ташламаларын алу, аларны салым салу объекты булган урын буенча РФ субъектлары дәүләт хакимиятләренең закон чыгару органнары билгели.

2)Россия Минпромторгы сайтында 2017 елның 28 февралендә урнаштырылган исемлегенә ярашлы төстә 2017 ел салым чоры өчен уртача бәясе 3 миллион сумнан артык булган җиңел автомобильләр өчен салым исәпләгәндә арту коэффициентлары кулланыла;

3)Россия Федерациясе Салым кодексында билгеләнгән башка салым йөкләмәләре формалаштыру  өчен нигезләмәләр булу (мәсәлән, салымны яңадан исәпләү нәтиҗәсендә салым ташламалары куллануга хокукны югалту, теркәүче органнардан төгәл мәгълүматлар килү һәм башкалар). Салым артуның төгәл сәбәпләрен салым органына мәрәҗәгать итеп белергә була.

 

2017 ел өчен салым кәгазендә транспорт салымында пенсионер өчен ташлама каралмаган?

-Россия Федерациясе Салым кодексының 356 маддәсенә ярашлы төстә пенсионерларны транспорт салымы түләүдән азат итүче ташламаларны РФ субъекты законнары транспорт хуҗасы яшәү урыны буенча билгеле бер салым чоры өчен билгели ала.

Әгәр аерым төр транспорт чаралары өчен мондый ташлама кертелгән икән, аны куллану салым ташламасы бирү турындагы гариза нигезендә тормышка ашырыла, аны салым органына салым түләүченең салым ташламасына хокукын раслаучы документлары белән тапшыру кирәк (әгәр андый гариза бирелмәгән булса).

 

Ни өчен аерым бер төбәкләрдә куәте 70 ат көченә кадәр булган автомобиль  хуҗаларына салым  хәбәрләре килмәгән, ә башка  җирләрдә бу машиналар өчен салым түләргә кирәк?

-Россия Федерациясе Салым кодексының 356 мадәсенә ярашлы төстә куәте 70 ат көченә кадәр булган автомобиль хуҗаларын салым түләүдән азат итә торган ташламаларны РФ субъектлары законнары мондый транспорт чарасы хуҗалары яшәү урыны буенча билгеле бер салым чоры өчен билгели ала.

Шулай итеп, мондый машина хуҗаларын салым түләүдән азат итү өчен нигезләмәләр турындагы мәсьәлә Россия Федерациясе субъектлары компетенциясенә карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Налоговая