Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Авылдашыбыз белән горурланабыз

Гөлшат Йосыпова фотосы. 11 нче апрель көнне Габишев мәдәният йортында шигырь кичәсе узды. Авыл халкына, килгән кунакларга авылдашыбыз, шагыйрә Эльвера Энгельс кызы Абдуллина шигырләрен укыды. Шагыйрәбез үзенең эчке дөньясы белән күргән балачак, яшьлек, кыңгыраулы мәктәп еллары, мәхәббәт, туган як турында шигырьләре белән сөйләде. Гади генә күренгән Эльвера апабыз бүген бөтенләй...

Гөлшат Йосыпова фотосы.

11 нче апрель көнне Габишев мәдәният йортында шигырь кичәсе узды. Авыл халкына, килгән кунакларга авылдашыбыз, шагыйрә Эльвера Энгельс кызы Абдуллина шигырләрен укыды. Шагыйрәбез үзенең эчке дөньясы белән күргән балачак, яшьлек, кыңгыраулы мәктәп еллары, мәхәббәт, туган як турында шигырьләре белән сөйләде. Гади генә күренгән Эльвера апабыз бүген бөтенләй башка яктан ачылды.

Кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Нургалиева Гөлия, Шәрәфиев Мансур җитәкчелегендәге "Аулак өй" театр-фольклор төркеме татар халкының берсеннән-берсе матур җырларын яңгыратты.

Эльвера апа үзенең изге хисләрен, иң кадерле йөрәк серләрен тамашачылар күңеленә барып җитәрлек сәнгатьле итеп сөйләве белән дә истә калды.

Шагыйрәбез - чын иҗат юлында. Аның шигырьләре Башкортстанның Тәтешле районы газетасында да басылып килә. Якташы Әнгам Атнабаевка багышланган фестиваль-конкурста катнашып, үзенең "Бөек шагыйрь" шигыре белән өченче урынга лаек булган.

Тиздән аның "Сөю авазы" исемендәге шигырьләр җыентыгы чыгуын ишетү барыбызны да шатландырды. Исеменнән күренгәнчә, шагыйрәбез мәхәббәт - якыннарына, туган ягына, балаларына булган мәхәббәт белән яши, яңа шигырьләрен иҗат итә.

Шуны да әйтәсе килә: программа тәмамлангач, тыңлаучыларыбыз өйләренә ашыкмады. Кабат шигырьләр укылды, Ринат Ягудинның моңлы җырларын тыңладык, биедек.

Мәдәният йорты хезмәткәрләренә шушы туганнарча җылы кичәне оештырулары өчен чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев