Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Авыл көненә Туган илне саклаучылар һәйкәлен яңарттылар

Александровка авыл җирлегендә ял көнендә Александровка һәм 25 Октябрь исемендәге поселокта Авыл көне үткәрделәр.

Бәйрәмнең төп вакыйгасы Александровка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне яңартканнан соң ачу булды.

Аны төзекләндерү тарихын Александровка авыл җирлеге башлыгы Александр Каппель сөйли.

-Без үзара салым проектында актив катнашабыз. Үзәк урамның 70 процентында асфальт яхшы. Әмма Новостройка һәм Молодежная урамнарында проблема зур – анда хәтта вак таш та җәелмәгән. Әмма авылдашлар бер тавыштан үзара салым акчаларына Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә кулган һәйкәлне яңартырга булдылар. Мин үзем тумышым белән моннан түгел, әмма авылда яшәүчеләрнең Туган илне яклап сугышкан бабаларын хөрмәтләүләренә шаккаттым. Җиңү көнендә һәйкәл янына туганнарын искә алу өчен киләләр – өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар. Барысы чын күңелдән килеп чыга, гаилә бәйрәме кебек. Моннан соң солдат боткасы пешерәләр. Шуңа күрә үзара салым программасы буенча җыелган 83 мең сум акчаны һәйкәлне яңартуга тотарга хәл иттеләр. Үзара салым программасы буенча җыелган бер сумга Татарстан Хөкүмәте 4 сум бирүен исәпкә алып безнең 415 мең сум акча булды. Җыелган суммага өстәү өчен иганәчеләр эзләп карадык. Янындагы территорияне төзекләндерәсе, Җиңү скверы тибында нәрсәдер эшлисе килә. Эскәмияләр куясы, яктыртасы, брусчатка җәясе иде. Әмма, кызганычка каршы барып чыкмады – ел эшмәкәрләр өчен җиңел булмады. Шуңа күрә әлегә үзебез җыйган акчаны гына үзләштердек. Мондый һәйкәлләрне шактый ясаган, алар хакында уңай фикерләр күп булган “Азимут-гранит” компаниясенә мөрәҗәгать иттек. Аның директоры Георгий Джалабадзе безнең заказны алды, безнең акча җитәрлек смета ясады. Ләкин бу кирпеч белән тышланган монумент булыр иде. Мин югалып калмадым, аңа иганә ярдәме күрсәтү мөмкинлеге күрсәтү һәм һәйкәлне гранит белән йөзләү турында үтенеп хат яздым. Бу сметаны якынча 200 мең суга арттыра. Георгий Валерьянович бу һәйкәлнең кирәклеге хакындагы хикәяне тыңлады, йөрәгенә якын алды. Ул безнең үтенечне үтәде һәм хәзер Александровкада гранит плитәләр белән йөзләнгән һәйкәл тора. Монда яшәүчеләр, Татарстан Хөкүмәте һәм “Азимут-гранит” директорының уртак тырышлыгы белән искиткеч һәйкәлне ачу бәйрәме булды. Мондый мизгелләр күбрәк булсын иде! Киләчәктә район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә ниятлибез. Бераз фикер алыштык инде. Авыл җирлеге депутаталар төркеме һәйкәл янындагы территорияне төзекләндерүне район программасына кертү үтенече белән чыгачак. Безнең поселокта Җиңү скверы булачагына ышынабыз.

Төзекләндерелгәннән соң һәйкәлне тантаналы ачуга кешеләр чәчәк бәйләмнәре белән килделәр. Аннан соң авылны үстерүгә сизелерлек өлеш керткән авылда яшәүчеләрне билгеләп үттеләр. Ә аннан соң концерт булды. Аның программасында “С песней по жизни” һәм “Сударушка” вокаль коллективлары, “Престиж” һәм “Феерия” бию коллективлары, ялгыз җырлаучылар Александр Агеев, Алия Чернова һәм башка үзешчән артистлар бар иде. Теләге булганнар сәүдә рәтләрендә татлы мамык, попкорн, сулар алу белән бергә вальс ритмында әйләнә дә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Александровка Лаеш районы лаешта реклама туган ил