Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Авыл халкы белән очрашу

Татар Саралы авыл җирлеге халкының кунакларны гаҗәпләндерерлек әйбере бар.

Автор фотосы.

Авыл мәдәният йорты фойесы барлык теләүчеләрне иҗади эшләр күргәзмәсе белән каршы алды. ТРның атказанган сәнгать эшлекчесе, Казан дәүләт архитектура-сәнгать университеты укытучысы Ришат Cәләхетдинов башкарган  рамадагы зур киндердә Коръәннең каллиграфик язмасы күзне шунда ук җәлеп итте. Классик  рәсем сәнгать остасы хатыны әйтүенчә, ул шәһәр мәшәкатьләреннән читтә эшләргә ярата. Шуңа күрә рәссам-каллиграф һәм монументалист тормышының шактый өлешен үткәрә торган иҗади остаханәне авыл  җирлегендә оештырган.

"Мәктәп тарихы битләре" экспозициясе кунакларны архив материаллары белән җәлеп итте. Иске фоторәсемнәр, буклетлар һәм альбомнар мәктәп тарихының зур катламын сыйдырды, аның төп геройлары авылдашлары – укытучылар һәм укучылар. Зур булмаган концерт кысаларында җыелучылар алдында җирле  үзешчән артистлар чыгыш ясады. Өлкәннәр һәм балалар тамашачыларны үз талантлары белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы татар саралы Авыл халкы белән очрашу