Авылда премьера: «Мәтрүшкәле чәй» не күз яшьләре белән карадылар
Татар Сараланы клубында Тәнзилә Нуруллина җитәкчелегендәге «Сары Алан» коллективы Әниләр көненә Айгөл Гыйләҗетдинованың «Мәтрүшкәле чәй» спектакленең премьерасын тәкъдим итте.
Артистлар гаилә вакыйгаларын сәхнә җанланырлык итеп сөйләделәр.Спектакльнең башыннан ахырына кадәр якты, эмоциональ, күңелләрне нечкәртердәй тарих барды.
Спектакль уңышлы узды: декорацияләр, костюмнар, музыка — барысы да бәйрәмгә кушылды.
Башкала йолдызлары булмасалар да, артистлар шундый итеп уйнадылар ки, зал аягүрә басып кул чапты, күз яшьләре дә, соклану да булды.
«Сары Алан» коллективын һәм Айгөл Гыйләҗетдинованы искиткеч премьера белән котлыйбыз!
Мондый спектакльләр җирле сәнгатьне бәяләүнең һәм авыл җирләрендәге талантларга ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев