Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Бәйрәм тәмамланганнан соң беркемдә китәргә теләмәде

Чөнки Май чабуда күңелле, гаиләдәге кебек уңайлы иде. “Сабантуй” ТОСы җитәкчесе Надежда Генералова бәйрәмнәрне шулай үткәрә.

Надежда Генералова фото һәм видеосы.

2023 елның 26 февралендә Урожайная урамында күңелле иде. Музыка яңырады, балалар рәхәтләнеп көлде, коймаклар конкурсында өлкәннәрдә катнашты.

  • Без күп күңелле балалар уены, конкурслар үткәрдек.  Коймакларның төрлелеге куандырды, - дип сөйли Надежда Генералова. – Бездә иң тәмле һәм матур коймаклар конкурсы игълан ителде. Җиңүчеләр бүләкләр һәм Май чабу карачкысын яндыру хокукын алдылар. Балалар һәм өлкәннәр минем яныма килеп тагын кайчан бәйрәм булачагын сорадылар. Язда оештырырбыз дип уйладык.

“Өмәне мәйданчыкта оештырырбыз һәм бәйрәм үткәрербез” – дип тәкъдим иттеләр микрорайонда яшәүчеләр. Ә Май чабуны оештырырга Марина Шастина һәм актив яшәүчеләр ярдәм иттеләр.  Безнең белән булган һәркемгә дә рәхмәтемне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы бәйрәм Май чабу