Балалар Корбан бәйрәме
Корбан гаетенең өченче көнендә Лаешта балалар бәйрәме үткәрделәр.
Автор фотосы
Мәчет территориясендә, чирәмлектә балалар өчен хаҗ, дини кануннар һәм мөселманнар өчен фарыз булган барлык дини белемнәр темасына кагылган төрле бәйгеләр һәм викториналар үткәрелде. Мәсәлән, “Коръән сүрәләре укы һәм приз ал”. Кайбер балалар белемле булуларын күрсәттеләр һәм алып баручы сорауларына тиз җавап бирделәр. Янәшәдә ял иткән әти-әниләр үз балалары белән горурландылар һәм чара барышын кызыксынып күзәттеләр.
Әйтеп үтәргә кирәк, мондый интерактив форматта балалар белемне яхшы үзләштерәләр һәм ныгыталар. Малайлар һәм кызлар мондый чараларда күп яңалыклар беләләр.
Әмма балалар балалар инде. Нинди милләттән булсалар да – барысы уйнарга яраталар һәм саф һавада яшьтәшләре белән аралашуга өстенлек бирәләр. Балалар бәйрәмендә мондый мөмкинлекләр күп булды. Балалар әбәкле уйнадылар, ярышларда катнаштылар, батутта сикерделәр, мәчет территориясе буйлап йөргән матур автобуста йөрделәр. Күзне бәйләгән килеш призлар кисү бәйгесе булган урында теләүчеләрдән чират хасил булды. Лаеш балалары бу аттракционны аеруча яраталар.
Брошкалар ясау буенча осталык сәгате булды, кызлар бик теләп бизәнү әйберләре ясарга өйрәнделәр һәм үзләренең милли киемнәренә беркеттеләр. Бәйрәмдә хәйрия ярминкәсе эшләде. Су, шоколадлар, сувенирлар сатудан җыелган акчалар авыру баланы дәвалауга җибәреләчәк.
Бераз читтә бәйрәм кунаклары өчен пылау пешерделәр, балаларны татлы тәм-томнар, как белән сыйладылар, күңелле һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде.
Балалар уен формасында Корбан гаете йолалары белән таныштылар, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп ял иттеләр, мөселман бәйрәменең мөһим өлеше булган изге гамәлләргә якынайдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев