Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Татар Янтыгы авылының мәдәният йорты фольклор ансамбле «Бистә шәле-2025» фестивалендә

Балык Бистәсе районында 16 августта өченче «Бистә шәле» фестивале узды, анда республиканың 15 районыннан халык сәнгатен һәм гореф-гадәтләрен яратучылар катнашты.

Зур һәм креатив шәлләр кунакларны үзләренең матурлыгы, төрлелеге һәм башкару осталыгы белән гаҗәпләндерде.
Фестиваль шулай ук фольклор коллективлары чыгышларын да үз эченә алды. Тамашачыларны Татар Янтыгы мәдәният йортының фольклор ансамбле башкарган «Шәл» биюе битараф калдырмады. Аларның чыгышын куанып һәм озак алкышлар белән каршы алдылар. 

Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара: беренче елда 12 район катнашса, былтыр — 13, 2026 елда-15.

Бу «Бистә шәле» фестиваленә кызыксынуның артуын һәм аның Татарстанның мәдәни тормышы өчен әһәмиятен күрсәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар Янтыгы авылының мәдәният йорты фольклор ансамбле «Бистә шәле-2025» фестивалендә