Безнекеләрне бел
Лаешның балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре үзләрен күрсәтте Алар Рөстәм Яхин исемендәге яшь башкаручылар республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Конкурс композиторның 95 яшьлегенә багышлана. "Татарстан Шопены", Татарстан гимны һәм күп кенә билгеле вокаль, фортепиано әсәрләре авторы иҗаты республика музыкантлары арасында популяр. Василина Никонорова (укытучысы Валерия Чапурина) 2 нче дәрәҗә лауреат булды....
Лаешның балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре үзләрен күрсәтте
Алар Рөстәм Яхин исемендәге яшь башкаручылар республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Конкурс композиторның 95 яшьлегенә багышлана. "Татарстан Шопены", Татарстан гимны һәм күп кенә билгеле вокаль, фортепиано әсәрләре авторы иҗаты республика музыкантлары арасында популяр.
Василина Никонорова (укытучысы Валерия Чапурина) 2 нче дәрәҗә лауреат булды. Софья Асянина (укытучысы Майя Кругликова) һәм Есения Шакирова (укытучысы Марина Морина) 1 һәм 2 дәрәҗә дипломнарга ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев