Биючеләрне талантлар шоуы жюрие билгеләп үтте
“Престиж” бию коллективына йөрүчеләр татар талантлар шоуыннан зур тәэсирләр белән кайттылар.
Аның җитәкчесе Татьяна Агеева ничек чыгыш ясаулары турында сөйли һәм үз тәэсирләре белән уртаклаша.
Моңа кадәр дә газетабыз “Мин булдырам” талантлар шоуына катнашуга гаризалар кабул ителү турында язган иде. “Престиж” бию коллективы гына үз сәләтен күрсәтергә батырчылык итте.
-Шоу Казанның “Московский” үзәгендә булды. Анда булганнарның барысы телевидениедә күрсәтү өчен төшерелде. Конкурска ун коллектив килде. Нигездә яшьләр чыгыш ясады. Без иң өлкән биюче коллектив булдык. Безне яхшы каршыладылар, хөрмәт күрсәттеләр. Искиткеч киенү бүлмәсе бирделәр. Бибинур Кудашева безнең кем булуыбыз, нинди коллектив, аның кайчан оешуы, нинди биюләр – “Падеграс”, “Матрос” һәм башкалар турында сөйләде. Чыгыш ясагач без жюрига Лаеш чәк-чәкчәге бүләк иттек. Алар гаҗәпләнделәр. Биш минутлап жюри әгъзалары безнең белән сөйләштеләр. Безнең адреска күп җылы сүзләр әйттеләр. Киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Бар бәйге татар телендә барды: бу шартларның берсе иде. Кызганычка каршы, безнең коллективта ике кеше генә татрача сөйләшә. Безнең коллективка йөрүче Бибинур Кудашева безгә барысын тәрҗемә итте. Жюрига безнең бию дә, костюмнар да ошады.
-Сез бу киемнәрдә бар җирдә, илебезнең барлык сәхнәләрендә чыгыш ясый аласыз, - дип билгеләп үтте жюри. – Сез безне сөендердегез, гаҗәпләндердегез. Сез биеп кенә калмыйсыз, ә бу биюдә яшисез.
Безнең бию коллективына бары 4 ел, аның ике елын пандемия урлады. Белемем буенча мин икътисадчы. Биюләр белән мавыктым, өч ел Казанда Илдар Игумнов җитәкчелегендә Галимнәр йортында шөгыльләндем. Аннан соң биюләр белән ничектер барып чыкмады, әмма аны ярату калды. Казаннан Лаешка күчеп килгәч район мәдәният йортына бардым - монда бию түгәрәге эшлидер һәм мин яраткан шөгылемне дәвам итәрмен дип өметләндем. Җитәкче белән мәсьәлә хәл ителүен озак көттек, әмма көтеп җиткерә алмадык. Шул чакта биюләр кую белән үзем шөгыльләнергә булдым: белгәнемне өйрәтермен. Бию серләренә төшенергә теләүчеләр табылды. Станокны үзләштерә башладык. Аннан соң беренче биюне – “Падеграс”ны өйрәнә башладык. Ул гади, безнең яшькә бик тә туры килә. Әмма бу да барыбызда да килеп чыкмады – күнекмәләр юк бит. Әкренләп элементларны, бизәкләрне катлауландыра бардым һәм барысы яхшы чыкты. Үзебезнең яшькә җайларга тырыштым. Кемнең нәрсәгә сәләтле булуын карадым. Хәзер хорчылар хорга китте: җырларга да, биергә дә өлгермиләр. Шуңа күрә хәзер без кимедек. Коллективта тотрыклы төстә 8 кеше шөгыльләнә. Яшебез 56дан 76га кадәр. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның хатыны Әлфия Солтановна Казанга киткәнче безнең белән шөгыльләнде, биеде. Без ике тапкыр “Балкыш” фестивалендә катнаштык. Безне Җиңүнең 74 еллыгына чыгыш ясау өчен Казанга Урицкий исемендәге мәдәният йортына чакырдылар. Хәзер әзер җиде биюебез бар. Тагын берсе әзерлек стадиясендә. Биш еллыкка 10 бию күрсәтә алырбыз дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев