Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Бөтендөнья конкурсында җиңүче Имәнкискәдә яши

VIIIнче бөтендөнья татар телендә "Белем җәүһәрләре" файдалы интернет-проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда Имәнкискә урта гомумбелем мәктәбе педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова актив, ә иң мөһиме - нәтиҗәле катнашты. Илнур Хисмәтуллин фотосы Ул биш сайт тәкъдим иткән. Барысы жюри тарафыннан хупланган. Кәүсәрия Гаязовна (рәсемдә - сулдан дүртенче) беренче, икенче, ике өченче...

VIIIнче бөтендөнья татар телендә "Белем җәүһәрләре" файдалы интернет-проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда Имәнкискә урта гомумбелем мәктәбе педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова актив, ә иң мөһиме - нәтиҗәле катнашты.

Илнур Хисмәтуллин фотосы

Ул биш сайт тәкъдим иткән. Барысы жюри тарафыннан хупланган. Кәүсәрия Гаязовна (рәсемдә - сулдан дүртенче) беренче, икенче, ике өченче урын алган. Моннан тыш аңа актив эше өчен оештыручылардан - ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР Татнет үсеш фонды - рәхмәт хаты тапшырылды. Белем бирү онлайн уеннар урнаштырылган сайт инновацион буларак билгеләп үтелде.

Кәүсәрия Гаязовна үз материалларын "Белем җәүһәрләре" конкурсына бишенче мәртәбә җибәрә инде һәм һәр юлы жюри аның проектларын билгеләп үтә. Хәзерге вакытта педагог-китапханәченең 40тан артык сайты бар. Алар темалар буенча рус һәм татар телләрендә булдырылган. Керүчеләрнең киң даирәсенә исәпләнгән: укытучыларга, пенсионерларга, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйлиләр. Хәзерге вакытта Кәүсәрия Гаянова ике яңа сайт өстендә эшли. Берсендә китапханәче һөнәре белән танышырга мөмкин булачак, ә икенчесе мәктәп балаларына программа материалларын үзләштерүдә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район