“Чаян” көләргә чакыра
Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Чаян көләргә чакыра” дигән күргәзмә ачылды.
Экспозиция республикада киң билгеле булган басманың 2023 елда билгеләп үтеләчәк 100 еллык юбилеена багышлана.
“Чаян” журналының баш редакторы Рафаэль Хәлиуллов Лаешка күргәзмә ачылышына килде. Күргәзмәгә беренче килүчеләргә, аларның күбесе мәктәп укучылары, ул “Чаян” күргәзмәсенең җирле музейда өченче тапкыр урын алуын әйтеп китте.
-Яңа экспозиция барлыкка килүгә аны менә нәкъ Лаешта күрсәтәбез. Чөнки монда тамашачылар киң күңелле, музей бик тә кызыклы, - дип сүзне дәвам итте баш редактор. - Ә аның директоры Фәридә Мортазина белән без уртак тел таптык һәм ныклы элемтә булдырдык. Соңрак күргәзмәне Татарстанның барлык районнарына алып барачакбыз.
СССР чорында сатирик басмалар шактый иде. Илебез өчен кыен булган реформалар чорында аларның бик азы сакланып кала алды. Ә “Чаян” калды. Бәлки кешеләр көлүдән туктамасыннар һәм иртәгәге көнгә ышаныч белән карасыннар өчендер. Татарчадан тәрҗемә иткәндә “Чаян” – бу Скорпион. Ә билгеле булганча, бу персонаж бик зәһәр. Бу көннәрдә Кояш көчле һәм үзгәрүчән Чаян йолдызлыгында. Шуңа күрә бу көчкә Лаешта яшәүче һәр кеше кагыла ала.
Яңа экспозиция нигездә хәзерге заман карикатурачыларының соңгы еллардагы 30 эшеннән тора. Аларның барысы бүгенге көннең кискен темаларына ясалган кебек. Әмма Рафаэль Хәлиуллов билгеләп үткәнчә, карикатуралар көн үзәгендә.Үткән гасырдагы кебек шул ук проблемалар, шул ук геройлар... Димәк, цифрлаштыру чорына карамастан, бәлки кәгазь вакытлы басмалар да популярлык алыр. Бүген күпләр кулларына типография буяулары исе килеп торган газета яки журналны алуга өстенлек бирә, бу виртуаль түгел, ә чын продукт.
Барыбыз өчен дә җиңел булмаган вакытлар җитте. Бер нигә дә карамастан музейга “Чаян” журналы күргәзмәсенә килегез, ул безне көләргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев