Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

«Dance Team» бию командасы: халыкара аренада якты җиңүләр

Столбище авыл мәдәният йорты «Star Friends» абруйлы Халыкара күпжанрлы конкурс-фестивалендә үзенең талантын күрсәтеп, иҗат үзәге булуын тагын бер кат исбатлады.

Тәҗрибәле хореограф һәм педагог Искәндәр Наил улы Гайнуллин җитәкчелегендә «Dance Team» бию коллективы осталык, артистлык һәм үзенчәлекле постановкалар күрсәтеп, фестивальнең югары бүләкләренә лаек булды.
Коллективның өч якты чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде:
«Перфоманс» биюе — 1нче дәрәҗә лауреат исемен яулады.
«Пицца заказ биргән идегезме?» («Пиццу заказывали?») иҗади номеры — 2нче дәрәҗә лауреат булды.
«Тренлар буыны» («Поколение трендов») заманча биюе — шулай ук 2нче дәрәҗә лауреат дипломы белән билгеләп үтелде.
«Dance Team» җиңүләре артистларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын, команданың иҗади потенциалын һәм җитәкченең нәтиҗәле эшен раслый. Бу уңыш яшь биючеләрне яңа үрләргә этәрә, талантын ачарга һәм тамашачыларны якты чыгышлары белән сөендерергә илһамландыра!
Әйдәгез, биючеләребезне лайклар белән хуплыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев