Ерактагы йолдыз яктысы
1 ноябрьдә Татарстан АССРның атказанган һәм халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан АССР премиясе лауреаты Сара Садыйковага 115 яшь булды.
Әти-әнисе аңа Бибисара дип исем куша, вакытлар үтү белән ягымлы “Биби”төшеп кала
һәм татар сәнгате дөньясында үзен таныткан Сара исеме генә кала. Сара Садыйкованың
татар мәдәниятенә керткән өлеше биниһая зур. Чиге булмаганны ничек бәяләргә? Үзенең
иҗади эшчәнлеге чорында ул дүрт йөз җыр, утыздан артык спектакльгә музыка язган,
инструменталь әсәрләре санап бетергесез һәм ике музыкаль комедия иҗат иткән. Кешеләр
аның әсәрләре моңына мөккибән була, аларда барысы да бар: яхшысы да, начары да, әмма
барысы күңелгә якын һәм күбебезгә таныш.
Бу датага Лаеш үзәк китапханәсе бөек композитор, татар халкының сандугачы Сара
Садыйковага багышланган “Ерактагы йолдыз яктысы” дигән китап күргәзмәсе әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев