Файдалы каникуллар
Лаеш мәктәпләре укучылары музейда булдылар: малайлар һәм кызларны тарихи экспозицияләр буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде.
Фотоны Вәзирә Медведева бирде
Кышкы каникуллар – искиткеч вакыт! Тау шуудан һәм кар бабайлар әвәләүдән кала балаларның мәдәни ялы да барлыкка килде. Лаешның 3нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары Гавриил Державин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Музей директоры Фәридә Мортазина һәм учреждение хезмәткәрләре балаларны Лаеш ягы тарихы белән мавыктырдылар, балалар күп кенә яңалыклар белән таныштылар. Балаларны Кыш бабай, Кар кызы һәм узган һәм яңа ел символлары музей фойесендә каршы алды. Кызыклы экскурсиядән соң музей хезмәткәрләре кечкенә кунакларны яңа ел әкиятләре дөньясына алып керделәр. Балалар белән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөрделәр. Күңелле җырлар, уеннар, шаярулар бер кемне дә битараф калдырмады. Балалар яңа ел бәйгеләрендә актив катнаштылар.
Барлык килүчеләрне кызыктыргыч сюрприз көттте -бик тә үзенчәлекле осталык сәгате иде ул. Һәр бала үзе ясаган әйберне өенә алып китте, аның белән бергә онытылмас яңа ел тәэсирләрен дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев