Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Фестиваль дусларны җыйды

Искиткеч балалар бәйрәме Лаеш мәктәпләренең мәктәп яны лагерьлары балаларын берләштерде.

«Балачак планетасы салават күпере» иҗат фестивален Александр Денежкин исемендәге Балаларның шәфкатьлелек ордены һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.

Алып баручылар Витаминка һәм Карамелька балаларны мәктәп яны лагерьларының беренче җәйге сменасы ачылу белән котладылар һәм концерт-уен программасында актив катнашырга чакырдылар.
Беренче булып Виктория Скворцова һәм Рамазан Әхмәтвәлиев «Почемучка» җырын башкардылар. Сәхнәдә тулы бер мини-спектакль уйналды — яшь башкаручылар текстның һәр юлын һәм көен үзләре аша үткәрделәр. Балалар икенче ел инде Лаеш интернат мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Галина Григорьева җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Аның тагын ике укучысы да тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерделәр: беренче сыйныф укучысы Мария Дмитриева сәхнәдән «Болтунья Лиза» шигырен бик тә матур сөйләде, ә Александр Анисимов (интернат-мәктәпне тәмамлый) көчле тавышы белән «Плот» җырын башкарды.

Лаеш интернат мәктәбе хореографы Татьяна Ватомова куйган рус биюен, ә Кече Елга авылыннан Илүзә Габдуллина «Якутяночка» биюен башкарды. Ул мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогы Татьяна Лужинскаяда шөгыльләнә. Полина Федотова чуаш биюен тәкъдим итте, ә "К звездам«ны «Журавушка» төркеме күрсәтте. Аларның барысы «Рябинушка» хореография коллективына йөрүчеләр, аңа район мәдәният йортында Валентина Мартынова җитәкчелек итә.фестиваль

Ялгыз башкаручыларны да алкышларга күмделәр. Настя Коротаева җәй турында җырлады, ә Ренал Шәйхелисламов «Война как война» җырын башкарды. Балалар дүрт ел инде Лаеш балалар йорты музыка җитәкчесе Людмила Сундарева җитәкчелегендә вокал белән шөгыльләнәләр. Агния Марычева «Приключения поросенка Фунтика» мультфильмыннан яхшылык турындагы җырны башкарып тамашачыларны шаккатырды.

Балаларның шәфкатьлелек орденына нигез салучы Зөһрә Лезина зур сәхнәгә Елена Садовникованы чакырды. «Берегиня» гаилә ансамбле 21 ел элек оешты, соңгы вакытта бар көчен һәм җанын биреп аның белән ул шөгыльләнә. Шуңа күрә ел саен бирелә торган Александр Денежкин исемендәге премия бу юлы Елена Владимировнага тапшырылды.
Бәйрәмгә чыкырылган сугыш чоры балаларын котлаганда алкышлар озак яңгырады. Балаларга кунакка Маргарита Михайловна Захарова (93 яшь), Нина Александровна Постнова (81 яшь), Фирдәүс Габдрахман кызы Вафина һәм Валентина Ивановна Курникова (икесенә дә 82 яшь) килде. Аларның һәркайсына чәчәк һәм бүләк бирделәр, ә Әнвәр Зәйниев Бөек Ватан сугышы турында шигырь сөйләде.

Үзешчән сәнгать номерлары тамашачы балаларны да җәлеп иткән күңелле уеннар белән үрелеп барды. Баш өстеннән кабартылган туплар очты, барысы бергә биеделәр, сорауларга җавап бирделәр, сәхнәгә чыгып алып баручылар Марина Шастина һәм Ирина Константиновага булыштылар. Чыгыш ясаучылар арасында да, тамашачылар арасында да сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар бар иде, әмма фестиваль барысын берләштерде, бергәләп уйнадылар һәм күңел ачтылар.

Чыгыш ясаган бер генә бала да бүләксез калмады. Бәйрәмгә килүчеләр уңай тәэсирләр алдылар, онытылмас хисләргә ия булдылар — бәйрәм шәп булды!фестиваль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы А. Денежкин исемендәге Балалар шәфкатьлелек ордены Мәктәптән тыш эшләр үзәге