Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Фильмнар конкурсында беренче өчлек билгеләнде

"Минем мәктәп тарихы район тарихында" дип исемләнгән документаль фильмнар район конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәсендә тавышларның 46,8%ын җыеп, беренче урын Алена Жестковага (Урта Девятово) бирелде. Диана Кочеткова (Лаешның №1 гимназиясе) 31,3% тавыш алды. Өченче урында Әдилә Гайнуллинаның (Пәрәү) фильмы. Алар, акчалата биш мең, өч мең һәм мең ярым сумлык...

"Минем мәктәп тарихы район тарихында" дип исемләнгән документаль фильмнар район конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Интернет-тавыш бирү нәтиҗәсендә тавышларның 46,8%ын җыеп, беренче урын Алена Жестковага (Урта Девятово) бирелде. Диана Кочеткова (Лаешның №1 гимназиясе) 31,3% тавыш алды. Өченче урында Әдилә Гайнуллинаның (Пәрәү) фильмы. Алар, акчалата биш мең, өч мең һәм мең ярым сумлык приз ала.

Җиңүчене билгеләү өчен комиссия булдырылды. Аның составына "Кама ягы" редакциясе һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре керде.

Бүләкләү тантанасы датасы һәм үткәрү урыны өстәмә хәбәр ителәчәк.

Реклама хокукында. 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район