Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Габишевода Витя һәм Маша Кар кызын Кощей патшалыгыннан азат иткәннәр

Габишево мәдәни-спорт үзәге сәхнәсендә Павел Финның “Маша һәм Витя “кыргый гитараларга “ каршы” әсәре буенча эшләнгән яңа ел әкиятен күрсәттеләр.

 

Техник яңалыклар могзиҗаларын гына таныган шат күңелле Витя һәм аның гади могҗизаларга ышанган сыйныфташы Маша Яңа ел каршыларга әзерләнәләр. Чыршы бизиләр, нәрсәләр турындадыр сөйләшәләр, сәгатьнең 12 сугуын көтәләр. Кинәт чып-чын Кыш бабай пәйда була. Әмма ул аларга бүләк китермәгән, ә күңелсез хәбәр җиткергән: Кощей үзенең явыз көчләренә Яңа ел бәйрәме ясау өчен Кар кызын урлаган. Хәзер гүзәл Кар кызын Маша белән Витя гына коткара ала. Кыш бабай балаларны... әкияткә озата.

Аларга комачау итү өчен Кощей Убырлы карчыкны,Урман иясен һәм Матвей атлы мәчене җибәрә. Әмма Маша һәм Витя барлык каршылыкларны җиңеп чыгалар, Убырлы карчыкның килесендә очып китәләр, ә Мич, Алмагач һәм урман бабасы балаларга ярдәмчеллекләре өчен булышалар. Геройларның барлык маҗаралары уңышлы төгәлләнә, алар Кар кызын азат итәләр һәм алып кайталар.

-Тамаша балалар башкарган матур концерт номерлары, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән, күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды, - дип сөйли мәдәният үзәге директоры Гөлнара Яруллина. – Барысы яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Авыл халкы – яше дә, карты да өйләренә күтәренке кәеф белән таралды. Аларга тамаша бик тә ошады. Өч сәгать вакытның үткәне дә сизелмәде.

 

Гөлнара Яруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев